Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Карбызны күпме ашарга ярый?

Диетолог Асият Хачирова сүзләренчә, карбыз организмга яхшы йогынты ясый.

Карбызны күпме ашарга ярый?

Фото: "Татар-информ" архивы

Ләкин барысы да дозага бәйле. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Карбыз сезоны вакытында көн саен бер йодрык кадәрле үлчәмдәге ике порция ашарга кирәк. Бу принцип башка җиләк-җимешкә дә кагыла – бер алма, бер банан, 3-4 слива булырга мөмкин, ди белгеч.

Карбыз күләмен арттырып, аны көн саен бер яки ике ай ашап торсаң, организмнан файдалы матдәләр, минераллар юылып чыгарга мөмкин.

Карбыз яратучылар, үзләре дә сизмәстән, углеводлы диетага күчкән кебек була, чөнки карбызда фруктоза белән клетчатка микъдары күп була, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/karbyzny-kupme-asarga-yaryi-5854638

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев