Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ни өчен кеше 40 яшьтән соң тазарырга мөмкин?

Бик күп кешеләр 40 яшьтән соң тазара башлый, хәтта аңа кадәр бик ябык булучылар да кинәт кенә артык авырлык җыя ала.

Моның нәрсәгә бәйле икәнен һәм бу үзгәрешләрне кисәтеп буламы икәне турында Sputnik радиосына биргән интервьюсында табиб-эндокринолог Екатерина Казакова сөйләде, дип яза «Российская газета».

40 яшьтән соң организмда гормоннар кими. Гормоннар кимү сәбәпле, кешенең күбрәк ашыйсы килә, һәм шунлыктан артык авырлык җыела.

Тазаруның тагын бер сәбәбе – 40 яшьтән соң кайбер кешеләрдә активлыкның кимүе. Кешеләр әзрәк йөри башлый, спорт белән сирәк шөгыльләнә, күбрәк өйдә утыра.

Тазаруның сәбәбен ачыклаганнан соң, табиб алга таба нәрсә эшләргә кирәк икәнен билгели ала.

Табиб күбрәк күнегүләр ясарга киңәш итә. 40 яшьтән соң спортзалга ешрак йөрергә кирәк. «Әгәр, мәсәлән, 30 яшьтә  спортзалга атнага бер тапкыр гына йөрсәгез, 40тан соң ешрак йөрергә кирәк. Бу – артык «майны яндыру» һәм мускулларны ныгыту өчен кирәк», – ди белгеч. 

«Әгәр күнегүләр ясамасаң, 15 ел эчендә мускулларның 15 процентын югалтырга мөмкин», – дип кисәтте Казакова.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/ni-ocen-kese-40-yastan-son-tazaryrga-momkin-5855046

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев