Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Ничә яшьлек ирдән бала табу хәерле?

Медицина ягыннан караганда, ир-атлар өчен бала ясау яше 25 яшьтән башлана.

Бу турыда табиб-андролог Андрей Дмитриев «Лента.ру» сайтына сөйләгән.

Табиб сүзләренчә, нәкъ менә шушы яшьтән ир-атларда гормональ фон урнаша. Һәм бу период 40 яшькә кадәр дәвам итә. Ир-атлар өчен репродуктив яшь буенча катгый чикләүләр юк. Бу чорга зарарлы гадәтләр: хәмер эчү, тәмәке тарту йогынты ясый ала.

Бала ясауга төрле ялкынсыну авырулары, артык авыр физик эш, мунча керү, машина утыргычында җылыткыч эшләтү дә тәэсир итәргә мөмкин, диелә бу хәбәрдә.

Хатынының йөклелегенә ир кеше кимендә өч ай алдан әзерләнә башларга тиеш. Ул зарарлы гадәтләрен ташлаган очракта, сперматазоидлар өч ай эчендә тулысынча яңара һәм өлгереп җитә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/nica-yaslek-irdan-bala-tabu-xaerle-5854887

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев