Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Организмның картаюын ничек “туктатырга”

Геронтолог, гериатр, медицина фәннәре докторы Кирилл Прощаев ничек кеше организмының картаюын “туктатырга” мөмкин булуы турында сөйләде.

Табиб сүзләренә караганада, Урта диңгез диетасы һәм физик активлык картаю тизлегенә йогынты ясый.

"Бүгенге көндә безнең арсеналда ике катлаулы фактор барлыкка килде. Бу - билгеле бер туклану һәм хәрәкәт режимы", - диде Кирилл Прощаев.

Ул организмда хәрәкәт иткәндә күп кенә кан тамырлары авыруларыннан котылырга мөмкинлек бирә торган матдә бүленеп чыгуын билгеләп үтте.

"Кайбер факторлар тәэсирендә кан тамырлары эндотелиясендә организмда газ гормоны - азот оксиды барлыкка килә. Ул кан тамырларын киңәйтүгә, артериаль басымны киметүгә һәм кан тамырларының атеросклеротик процессларга тотрыклылыгын күтәрүгә ярдәм итә", - дип аңлатты геронтолог.

Табиб шулай ук төп факторларның берсе - туклану режимы, дип өстәде. Аның сүзләренчә, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы Урта диңгез диетасын тәкъдим итә.

Реклама

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-10-18/organizmny-kartayuyn-nichek-tuktatyrga-2993481?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев