Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Өйдә суның чисталыгын ничек тикшереп карарга була?

Өйдә краннан килә торган су сыйфаты һәрвакытта да нормага туры килмәскә мөмкин.

Су сыйфатын берничә ысул белән тикшерергә була, дип «Прайм» агентлыгына эксперт-биохимик Мария Кулешова сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Иң беренче чиратта, суның төсенә игътибар итәргә киңәш ителә. Әгәр су саргылт төстә икән, мондый суны куллану сәлмәтлеккә зыян китерергә мөмкин, дип кисәтте ул.

«Суның саргылт төсе суда тимернең кирәгеннән артык булуы турында сөйли», - дип өстәде эксперт.

Суның тагын бер начар билгесен чәйнектә даими булган юшкыннан белеп була. Бу суның катылыгы турында искәртә. Бу суда кальций һәм магний кебек тозларның күп булуын аңлата, дип тәмамлады Кулешова.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/oida-sunyn-cistalygyn-nicek-tikserep-kararga-bula-5853550

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев