Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Паркинсон авыруы: сәбәпләре, дәвалау, кисәтү

Әлеге авыру кешенең җенесенә дә, яшенә дә карамый. Аның төрле формалары яшь кешене дә, олыларны да аямый.

Альцгеймер авыруыннан соң аеруча еш очрый торган нейродегенератив авыруларның берсе ул. Элегрәк, 60 яшьтән соң күбрәк ачыкланса, хәзер яшьләрдә дә күзәтелә. Авыру бик акрын барса да, ул аяныч нәтиҗәләргә китерә.

Сәбәпләре. Төп сәбәпләренең берсе – авыру нәселдән күчә. Шулай ук баш мие җәрәхәтләнү, баш белән бәрелү, имгәнүләр, гел депрессия кичерү дә авыруга китерергә мөмкин.

Авыруның билгеләре. Кеше калтырый, хәрәкәтләре акрыная, ахыр чиктә ул мөстәкыйль хәрәкәтләнә алмый башлый. Аңа ятактан тору, юыну, ашау да кыен булырга мөмкин. Хәтере начарлана.

Дәвалану. Авыруның беренче стадиясендә дарулар белән дәвалау каралган. Тик тора-бара нейрохирург белгечләренә мөрәҗәгать итмичә булмый. Авыруны тулысынча дәвалау мөмкин түгел. Нәтиҗәле алымнарның берсе – операция. Операциядән соң кеше акрынлап мөстәкыйльлеккә өйрәнә, тулы тормыш белән яши башлый.

Медицина бер урында тормый, аны дәвалау юллары эзләнә, заманча технологияләр уңышлы нәтиҗәләр бирә. Хәзер хәтта баш миен стимуляцияләргә мөмкинлек биргән җайланмаларга кадәр кулланалар. Ягъни операциядән соң кешенең баш мие белән пульт ярдәмендә идарә итеп була.

Кисәтү:
Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга тырышыгыз;
кәһвә, спиртлы эчемлекләр куллануны киметегез;
баш мие өчен файдалы ризыклар: алма, гpeйпфpут, әфлисун ашасаң яхшы;
B төркеме витаминнарына бай булган ризыклар: яшелчә, сөт ризыклары, диңгез ризыклары, чикләвек, ит ашарга киңәш ителә;
юк-бар өчен борчылмагыз, - дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
 

Реклама

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-10-18/parkinson-avyruy-s-b-pl-re-d-valau-kis-t-2993109?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев