Апаста туберкулезга каршы көрәш атналыгы уза
Элек-электән килгән чир һаман да халык арасында яшәвен дәвам итә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, җир шарында ел саен 10 миллионлап кеше туберкулез йоктыра. Кызганыч, ул райондашлар арасында да очрый. Узган елда 2 яңа очрак теркәлгән, 2 кешедә исә авыру кабат баш калкыткан.
(25 март, “Апастово-информ”).
- Туберкулез, гадәттә, үпкәне зарарлый, әмма башка органнарга да зыян салырга мөмкин. Мәсәлән, тире, бөерләргә, эчәклек, күзләр, сөяк-буын системасына йогынты ясый. Гадәттә, туберкулез микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкерек кисәкчекләре белән эләгергә мөмкин. Табиб белдерүенчә, организмның саклану көче, каршы торучанлыгы җитәрлек булмаса, туберкулез таякчыклары канга эләгә һәм төрле органнарда туктап, авыру китереп чыгара. Халык арасында үпкә туберкулезы ешрак очрый. Икенче урында исә сөяк һәм буыннар зарарлануы тора. Тамак, эчәклек, бөер һ.б. әгъзаларда ул сирәгрәк очрый, - ди район хастаханәсенең табиб-фтизиатры Гөлсинә Гайнуллина.
Табиб белдерүенчә, кеше туберкулез авыруын кайчакта кисәк башланган салкын тию белән бәйләргә дә мөмкин. Артык туңу да организмның каршы торучанлыгын киметә. Авыруның тән температурасы күтәрелүе белән башлануы ихтимал. Өстәвенә, авыру кеше әкренләп ябыга, тирли. Каты ютәл сизелә башлый һәм ул тора-бара көчәеп, какырык та килә башларга мөмкин.
- Бу туберкулезның актив формасын аңлата. Мондый авыручылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагынына әйләнә. Кох таякчыклары үпкәдә бик тиз үрчи, йөткергәндә бронхлар аша һавага тарала. Төрле стресслар, иммунитетның какшавы, начар туклану, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр куллану да авыруның тагын да көчәеп китүенә сәбәпче була, - ди табиб.
Белгечләр сүзләренә караганда, яман гадәтләр туберкулез авыруын ияртү куркынычын тагын да арттыра.
- Тәмәке төтене бронхларның лайлалы тышчасы күзәнәкләренә зыян китерә. Бронхларда тоткарланган бактерияләргә һәм вирусларга үрчү өчен яхшы мохит барлыкка килә. Әгәр тәмәке тартучы кеше туберкулезның йогышлы формасы белән авыручы белән элемтәдә булса, бронхларда туберкулез таякчалары үрчи башлый, аларның саны арта, Организмның каршы торучанлыгы кими. Әгәр диагноз куелгач, авыру тәмәке тартуын дәвам итсә, хроник бронхит фонында туберкулезны дәвалау озакка сузыла, бактерияләр бүленеп чыга, сулыш кысылу барлыкка килә. Тәмәке тартучы кешедә сәламәтләнү авыррак уза. Тәмәке тарту туберкулез ияртү генә түгел, яман шеш авыруы да китереп чыгарырга мөмкин, - дип кисәтә Гөлсинә Гайнуллина.
Туберкулез өлкәннәр арасында ел саен флюорография яки рентген төшү Манту пробасы ясатып яки лаборатор юл белән билгеләнә. Шуңа күрә 15 яше тулган һәркем елга бер тапкыр мәҗбүри рәвештә флюорография узара тиеш. Бу тикшерү туберкулезны гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк читлегендә булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә.
- Һәркем үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга һәм шулай ук тирә-юньдәге кешеләргә дә битараф булмасын иде. Күкрәк читлеге флюорографиясе – үпкәләрнең төрле авыруларын вакытында ачыкларга мөмкинлек бирүче диагностик процедура. Аның методикасы рентген нурларын куллануга нигезләнгән. Статистика буенча туберкулез 14 процент очракта флюорография нигезендә ачыклана, - ди табиб.
Туберкулез балаларны да читләтеп узмый. Әти-әниләргә уяу булырга киңәш ителә.
- Олы кешедә авыру билгеләре ачык сизелсә, кечкенә балаларда исә ул бернинди билгеләрсез дә узарга мөмкин. Үсмер яшьтәге егет-кызларда арыганлык, хәлсезлек, тән температурасы күтәрелү кебек билгеләр күзәтелүе ихтимал. Шуңа күрә балаларда да авыруга каршы кисәтү чаралары җитди үткәрелә. БЦЖ прививкасы ярдәмендә ясалма рәвештә булдырылган иммунитет та туберкулезга каршы көрәштә төп чара булып тора. Иң беренче БЦЖ прививкасы бала тугач, бала тудыру йортында куела. Ә аннан соң Манту реакциясенең нәтиҗәсенә карап, 7 һәм 14 яшьтә яңадан кабатлап ясала. 8 яшь тулганнан соң ел саен диаскинтест ярдәмендә тикшерелә. Әти-әниләр бу мәсьәләгә бик җитди карарга тиеш. Бу прививкадан яисә ел саен куела торган мантудан баш тарту бала сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин. Район хастаханәсенең балалар табиблары үз участогында һәр баланың сәламәтлеге өчен җавап бирә, - ди Гөлсинә Гайнуллина.
Туберкулезны кисәтү өчен физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада йөрергә кирәк. Авыруны булдырмауда вакытында һәм дөрес туклану, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, күңел тынычлыгы да зур роль уйный.
- Чирдән тулысынча дәваланып була. Тик аны вакытында ачыклау зарур. Туберкулезга каршы көрәштә дә үз-үзеңне тәртиптә тоту, җаваплы булырга кирәк. Хезмәт белән ялны дөрес чиратлаштыру, дөрес туклану, спорт белән даими шөгыльләнү, организмны чыныктыру, тәмәке һәм спиртлы эчемлекләрдән баш тарту туберкулезга каршы көрәштә төп чара булуын истә тотыгыз. Чиста, саф һава – сулыш алу органнарының сәламәтлеге нигезе.
Гадәти кешенең сулыш юлларына тәүлегенә 20 триллион чамасы чит матдә (токсин) эләгә. Сулыш юллары органнарын саклау өчен үзегез эшләгән, яшәгән бүлмәгезне еш җилләтегез, дымлы чүпрәк белән сөртеп чыгыгыз. Бүлмә гөлләре үстерегез. Алар һаваны микроорганизмнардан чистарта һәм кислородка баета, - дип киңәш бирә табибә Гөлсинә Гайнуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев