Районның Роспотребнадзор белгечләре вакцинация узу кирәклеге хакында кисәтә
Көзге-кышкы чорда илдә грипп, ОРВИ һәм КОВИД-19 белән авыру очраклары арта.
(9 декабрь, “Апастово-информ”).
Районның кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең баш белгече Мөсәлим Бәширов сүзләренчә, грипп барыннан да бигрәк балалар һәм өлкәннәр сәламәтлеге өчен куркыныч булуын искәртә.
“20 регионда ковид19 белән авыру очракларының артуы күзәтелә. Больницадан тыш пневмония белән авыручылар өлеше соңгы айда 1,9 проценттан 2,9 процентка кадәр үскән. Россиядә ковид-19 вирусының яңа төре дә теркәлгән. Ул кешедә кешегә тагын да тизрәк йога. Шулай ук грипп вирусы да көчәя. 2009 елда теркәлгән дуңгыз гриппы кабат яный. Шуңа күрә бу чорда һәркем үз сәламәтлегенә аеручы игътибарлы булырга тиеш. Авыр өзлегүләрне булдырмас өчен вакытында прививка ясатырга, авыру билгеләргә барлыкка килгән очракта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди белгеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев