Реклама
Сәламәтлек
Сезгә кальций җитәме?
Кальций – безнең организм өчен бик кирәкле мөһим минераллраның берсе. Аның җитешмәве җитди патологияләргә, авыруларга, хәтта онкологиягә китерергә мөмкин. Организмга кальций җитмәүнең берничә билгесе бар.
Еш арыганлык тойгысы, даими йокы килү, көчсезлек.
Тән тиресенең коры булуы.
Тырнаклар сыну.
Битнең ак, кансыз булуы.
Сәбәпсез күгәргән урыннар барлыка килү.
Еш кан агулар. Борыннан, урттан.
Тешләрдә кариес барлыкка килү, тешләрнең ваклануы.
Буыннар авырту, таймыгу, сынулар.
Кул-аяклар оюы.
Аллергия барлыкка килү, еш чалкын тиюләр.
Хәтернең начарлануы.
Бу билгеләр күзәтелә икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кальций җитмәгәндә сөт ризыкларын, аеручы эремчекне күп кулланырга кирәк. Махсус препаратлар да бар. Аларны табиб киңәше белән куллану мотлак.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2022-07-16/sezg-kaltsiy-it-me-2875883
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев