Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Стресстан иң яхшы продуктны беләсезме?

Табиб-диетолог, медицина фәннәре докторы Михаил Гинзбург стресска каршы көрәшергә ярдәм итә торган продуктны атады.

Табиб сүзләренә караганда, мондый продукт булып базилик тора. Анда B1, B2, B3 һәм B6 витаминнары бар, алар баш миенең эшен яхшырта, курку-хәвефне җиңәргә булыша.

Табиб Сергей Агапкин, составында базилик булган дарулар, транквилизаторлар төркемендәге препаратлар кебек үк, куркуга каршы көрәштә нәтиҗәле булырга мөмкин, дип өстәде.

“Тикшеренүләр вакытында стресс бозылуы булган кешеләргә 400-1200 миллиграмм (якынча бер грамм) дозада капсулаларда киптерелгән базилик биргәч, аның курку-хәвефкә каршы чара булуын күрсәтте”, — дип сөйләде Сергей Агапкин.

Чыганак: https://tatar-today.ru/2022/06/76097/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев