Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Табиб шикәрнең кайчан сәламәтлек өчен файдалы булуын аңлатты

Шикәр һәм шикәр полимерлары кешелек дөньясы тарихының күп өлеше өчен төп калорияләр белән төп тәэмин итү чыганагы булган. Әмма хәзер шикәр сәламәтлеккә зыян гына китерә дигән фикер бик популяр. Чынлыкта бу шулаймы? Бу хакта югары категорияле табиб-терапевт Александра Кожевникова сөйләде.

- Без шикәр аркасында эволюция үттек дип әйтергә мөмкин. Биологик күзлектән караганда тормыш шикәр белән бәйле, чөнки ул күп кенә азык-төлекнең төп туклыклы компоненты булып тора, - дип аңлатты табиб.

Аның сүзләренә караганда, физиология күзлегеннән караганда, безнең организм өчен иң мөһиме глюкоза.

- Бу - теләсә кайсы органның һәм тукыманың, баш миен дә кертеп, теләсә кайсы күзәнәкнең нормаль эшләве өчен кирәкле идеаль энергия чыганагы. Глюкоза скелет мускулларының эшен тәэмин итә, аның ярдәмендә без хәрәкәт итәбез, уйлыйбыз, яшибез, - дип ассызыклады Александра Кожевникова. - Глюкозаның җитмәве безнең халәтебезне сизелерлек начарайтырга мөмкин, баш әйләнә, йокы килә, физик һәм интеллектуаль функцияләр кими.

Реклама

Шулай ук шикәр кисәгенең стрессны җиңел кичерергә ярдәм итүе дә дәлилләнгән.

- Юкка гына безнең күбебез кичерешләр вакытында шоколадка үрелми. Глюкоза кабул иткәч, ашказаны асты бизе эшләп чыгара торган инсулин, башка функцияләрдән тыш, серотонинны – “бәхет гормоны” эшләүне дә стимуллаштыра. Ләкин “антидепрессант” белән артык мавыкмаска кирәк, чөнки шикәрне артык куллану чыннан да сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Якынча 2000 килокалория кулланучы сәламәт кеше өчен максимум 50 грамм шикәр җитә, -дип кисәтте табиб.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-06-25/tabib-shik-rne-kaychan-s-lam-tlek-chen-faydaly-buluyn-a-latty-2853845

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев