Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Сәламәтлек

Тромбозны кисәтүче эчемлекләр кулланасызмы?

Алар өчәү. Өстәвенә, бик тәмлеләр дә.

Гранат суты. Италия галимнәре бу сутның табигый кан сыеклатучы чара икәнлеген ачыклаган. Ул тромбоцитларга бер-берсенә ябышырга ирек бирми, кан тамырларының тараюын тоткарлый. Моннан тыш та сутның тагын бик күп уңай сыйфатлары бар.

Юкә чәе. Нигерия галимнәре юкә чәчәкләреннән ясалган чәйнең инфаркт һәм ишемиягә каршы тора алуы турында белдергән. Алар моны кандагы триглицеридлар дәрәҗәсен киметергә ярдәм итүче, кан басымын нормальләштерүче антиоксидантлар булу белән аңлата. Бу антиоксидантлар табигый кан таратучы чара буларак эшли һәм ялкынсынуларны кисәтә. Табиблар юкә чәен иммунитет какшаганда да эчәргә киңәш итә.

Реклама

Какао. Калифорния галимнәре какао составында диетик полифеноллар тромбоцитларның активлашуын тоткарлый дип ышандыра. Шуңа эчемлек аспирин кебегрәк нәтиҗә күрсәтә һәм йөрәкнең ишемик авыруыннан үлем куркынычын киметергә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, галимнәр какаодагы цинкның стресс белән көрәшергә ярдәм итүен, гомерне озайтуын да билгели. Дөрес, сүз шикәрсез һәм табигый какао порошогының файдасы турында бара.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/0905/2022-11-14/t-rkiyad-shartlau-3028768

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев