Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Җәйге лагерьда 12 яшьлек малай энә йоткан

Хабаровск өлкәсендә 12 яшьлек малай уйнап утырганда энә йоткан.

Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

15 июльдә балалар лагерендә бер башында сәйлән бөртеге булган энә бала кулына эләккән. Малай бу энәне авызына капкан һәм йотып җибәргән.

«КП» - Хабаровск» чыганагы белешмәсе буенча, малай очлы предметны кулында әйләндереп утыра, аннары авызына каба. Бераздан ул лагерь хезмәткәрләре янына килә һәм энәне йотуын әйтә. Малай ашыгыч рәвештә хастаханәгә илтәләр.

Аңа рентген ясыйлар, аннары край хастаханәсенә озаталар. Энә табигый юл белән чыккан, хәзер бала сәламәт, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Прокуратура тикшерү башлаган. Тикшерүдән соң, ике әйдаманны эштән җибәргәннәр. Канцелярия энәсе бала кулына ничек эләккәне билгесез. Бер версия буенча, ул энәне игъланнар тактасыннан алган.

«Әйдаманнар стендка игъланны энә белән беркетеп куйган очраклар була. Скотч булса, шуның белән дә ябыштыралар», – ди лагерьдә әйдәман булып эшләгән

Чыганак: https://intertat.tatar/news/aige-lagerda-12-yaslek-malai-ena-iotkan-5854103

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев