Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәламәтлек

Җәйге торт рецепты

Торт рецепты

Җәйге торт рецепты

Фото: Гөлназ Әхтәмҗанова

Кирәкле ингредиентлар:

Бисквит өчен: 3 йомырка, 2 аш кашыгы майонез, 60-70 грамм атланмай, 1 стакан шикәр комы, көпшәкләндергеч, он (камыр сыек булырга тиеш).

Суфле өчен 1 л кибет каймагы (20%), 20 грамм желатин, 1 стакан шикәр комы, 0,5 стакан су,  үзегез яраткан җиләк-җимеш (минем рецептта банан, абрикос, бакча җиләге) кирәк була. Шулай ук киви, кура җиләге, мандарин, кавын да алырга була.

Әзерләү тәртибе: Бисквитны 180 градуска кадәр җылытылган мичтә пешерәбез. Әзер булгач, суытабыз. Аннан вак кисәкләргә бүләбез.

Желатинны суда болгата-болгата җебетәбез. Бераз гына сүрән утка куеп алырга була. Өстенә шикәр салабыз. Җебеп беткәнче болгатабыз. Аннан каймак салабыз. Миңа кибет торты савытында әзерләү уңайлы кебек тоелды. Шул савытка беренче катлам каймаклы масса, аннан өстенә кискәләнгән бисквитны, аның өстенә җиләк-җимешләрне салдым. Шулай ингредиентлар беткәнче кабатлыйбыз. Тортны 3-4 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/aige-tort-recepty-5854639

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев