Апаслылар җирне яратып эшлиләр
Көзге яңгырларга да бирешмичә кырда тир түгүче механизаторларның эше белән якыннан танышу максатыннан, районга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.
Ул "Ак барс Холдинг" генераль директоры урынбасары Николай Титов, район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән берлектә кырларны вертолетта карап әйләнде. Аннан соң Әлмәндәр берләшмәсенең...