Иминлек дәресе
Дәвештәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә бүген Саба, Кукмара, Әлки, Алексеевск, Спас һәм тирә-як районнардан килгән 230 бала сәламәтлеген ныгыта. Күңелле лагерь тормышыннан алар барысы да канәгать. Бүген Казанның "Яшьлек" театр студиясе артистлары аларга "Светофор ялгышмый" дигән спектакль бүләк иттеләр. Спектакльдән соң район ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында викторина булды. ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев,...