Якты булсын, балкып янсын утлар
Габделхак Җиһаншин җитәкчелегендәге Апас электр челтәре коллективы карамагында Апас районы җирлегендә 926 км электр линиясе, 275 трансформатор пункты, 4 подстанция исәпләнә. Бүген коллективта 50 кеше хезмәт күрсәтә. "Һава шартларының нинди булуына карамастан, буранмы-яңгырмы, салкынмы-кызумы, кулланучыларны өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итү безнең бурыч. Чөнки электр уты баганадан алып һәрбер кулланучының...