ГИБДД тег белән яңалыклар
-
10 көндә өч исерек
Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, март аеның ун көнендә руль артына аек булмаган хәлдә утырган өч транспортчы тоткарланган. Бу вакыт аралыгында юл кагыйдәсен санламаучы 118 транспортчы тиешле җәзасын алган.
-
Апаста бер “герой” табылган
Апаста яшәүче бер ир-ат Яңа елның беренче көнендә үк үкенергә мәҗбүр булды. Ул салмыш баштан руль артына утырып чыккан. Юл сакчыларына очрагач, бик тиз "айнып китсә" дә, инде транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм калачак.