Бүген “Башваткыч”та апаслыларны күрсәтәчәкләр
"Татарстан - Яңа Гасыр" каналында баручы "Башваткыч" тапшыруында бүген, 19.00 сәгатьтә апаслыларны күреп булачак.
Әле күптән түгел генә бер төркем райондашларыбыз "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе чакыруы буенча башкалага барды. Каушаткан, дулкынландырган, эсселе-суыклы иткән минутлар инде артта калды. Бу кызыктыргыч уенны сез бүген үзегез карый алачаксыз.