“Карлыгач”та бер көн
"Кече Болгаер "Карлыгач" балалар бакчасында "Әниләргә бүләк" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Нәниләр тәрбияче апалары Сәлимә Хәйруллина белән берлектә берсеннән-берсе матур җырлар, дәртле биюләр өйрәнгәннәр. Балалар менә инде икенче ел инглиз теле түгәрәгендә шөгыльләнәләр. Түгәрәк җитәкчесе - мәктәпнең инглиз теле укытучысы Ләйсән Зиннәтуллина. Нәниләр Ләйсән апалары белән берлектә "Төремкәй"...