Хоккей тег белән яңалыклар
-
"Алтын алка"да ярышлар узды
Бүген, 12 мартта "Алтын алка" боз сараенда балалар һәм әтиләр арасында хоккей ярышлары узды.
-
Прокурор һөҗүмгә бара, военком сакка баскан...
"Алтын алка" Боз сараенда Апас һәм Биеш, Каратунның ветеран һәм яшьләр хоккей җыелма командалары арасында зур турнир үтте. Апасның ветераннар хоккей командасы составында уйнаган район прокуроры Ришат Шакиров, аның ярдәмчесе Илдар Булатов, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район Советы хезмәткәре Рөстәм Зәмдиханов, район саклык банкы вәкиле Рамил Хәбибуллин осталыгына тамашачылар...
-
Хоккей – мавыктыргыч уен
Укучыларны спортка тарту, буш вакытларын файдалы уздыру, хоккей белән кызыксынуларын арттыру максатыннан һәм Ватан сакчылары көне уңаеннан Борнаш хоккей тартмачыгында районкүләм хоккей ярышлары узды. Борнаш авылы егете, "Алтай" сәүдә йорты генераль директоры Марат Вәлиуллин кубогына узган тәүге ярышта командалар теләп катнашты. Шулай ук тамаша кылырга килүчеләр арасында да олысын да,...
-
КАЙСЫН ОШАТАСЫҢ – КИЛ, ТАМАША КЫЛ
- Ватанны саклаучылар көнендә - 23 февральдә районда ике зур спорт ярышы үткәрү планлаштырылды, - дип хәбәр итәләр районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән. Борнаш авылы ачык хоккей мәйданчыгында эшмәкәр Марат Вәлиуллин призларына район җирле командалары арасында беренче хоккей турниры үткәрелә. Шул ук көнне бәйрәмгә багышлап Апас мәктәбенең зур спорт...
-
Сүзе эштән аерылмый
Иганәче Рөстәм Мингазиев быел дүртенче ел инде туган авылы Иске Йомралыда хоккей ярышлары оештыра. Дүрт елдан бирле аның күчмә кубогы өчен Каратун, Апас, Борнаш һәм Йомралы мәктәпләренең җыелма командалары көч сынаша. Укучыларны бергә туплап, аларның буш вакытларын файдалы итеп үткәрү өчен җан атып йөргән Рөстәм бу эшкә ничек алынган соң?...
-
Шугалакта шуып туймыйбыз
Борнаштагы хоккей тартмачыгында көн дәвамында тулы тормыш кайный. Анда олысын да, кечесен дә очратырга була. Авыл халкы белән беррәттән тирә-күрше авыллардан да тимераякта шуарга, хоккей уйнарга киләләр. Кичләрен гаиләләре белән, дуслары белән биредә - саф һавада уздыручылар да бар. Шугалак авыл белән авылны дуслаштыра, гаиләләрне, яшьләрне очраштыра, таныштыра. Төрле авылларның...
-
“ЗӨЯ” ХОККЕЙ КОМАНДАСЫ ТАТАРСТАН КУБОГЫ ӨЧЕН КӨРӘШӘЧӘК
Татарстан беренчелегенә 2012-2013 еллар хоккей уеннарының беренче этабында районыбызның ""Зөя" хоккей клубы барлыгы 15 очко туплап, өченче урынга чыкты һәм уеннар календареның икенче этабына үтте. "Зөя" хоккейчылары Татарстан Кубогына финал ярышларының 1/16 өлешле турнирында уйнавын дәвам итәчәк. Без уйнаган төркемдә апаслылар Зәй, Баулы, Чистай һәм Минзәлә командалары белән 8 уен...
-
Хоккей буенча район турниры үтте
Әле былтыр көзен генә гына ачылган Апасның "Алтын Алка" Боз Сараенда 8 январьда мәктәп хоккей командалары арасында беренче зур турнир үткәрелде. Апас мәктәбе яшь хоккейчылары беренче, Борнаш мәктәбе командасы - икенче, йомралылылар - өченче урын яуладылар. Мондый зур бозда һәм җаваплы турнирда әле беренче тапкыр гына катнашучы Морзалар мәктәбенең яшь...
-
ӘЙДӘ БАРЫЙК, САУЛЫК АЛЫЙК
"Бүген районыбызда барлыгы 82 спорт корылмасы исәпләнә. Район үзәгендәге "Алтын алка" Боз Сарае, "Дулкын" бассейнына көненә уртача 300ләп кеше сәламәтлеген ныгыту максаты белән йөри. Алардан тыш барлыгы 20 ябык, җылытылган мәктәп спорт залы бар. Мәктәп яны 12 ачык футбол кыры, 17 баскетбол, 10 волейбол мәйданчыгы, 9 тирда һәркем үзенең яраткан...
-
Чираттагы уен Апас бозында
9 декабрьдә Баулы бозында Татарстан Республикасы беренчелегенә ир-атлар командалары арасында 4 тур кысаларында Баулы шәһәренең "Девон" командасы белән Апас районы җыелма командасы арасында хоккей ярышы узды. Кискен очрашуда Апас җыелма командасы 13:4 исәбе белән җиңү яулады. 15-16 декабрь көннәрендә районның "Свияга" командасы үз бозында Минзәлә белән Баулы командасын кабул итәчәк....
-
ИСӘП АПАСЛЫЛАР ФАЙДАСЫНА
2 декабрьдә Зәй бозында Татарстан беренчелегенә ир-атлар командалары арасында III тур кысаларында Зәй районы җыелма командасы белән Апас районы җыелма командасы арасында хоккей ярышы узды. Кискен очрашуда матур уен күрсәтеп, Апас җыелма командасы 7:8 исәбе белән җиңүгә иреште. 9 декабрьдә "Зөя" командасы Баулыга юл тотачак.
-
МАТЧ – БЕЗНЕҢ ФАЙДАГА!
Апас бозында-Татарстан беренчелеге ярышлары Апаслылар 17 ноябрьдә Минзәлә хоккей клубы командасы белән очрашып, көндәшләрен 9-8 исәбе белән җиңделәр. 1 декабрьдә Апас хоккейчылары шулай ук кунакта чистайлылар, 2 декабрьдә - Зәй, 8 декабрьдә - Баулы хоккей командасы белән очрашачак. Апасның "Алтын алка" Боз Сараенда үзебезнең "Зөя" командасы 16 декабрьдә Минзәлә белән...
-
“СВИЯГА” СЕР БИРМИ, ҖИҢҮГӘ ОМТЫЛА
«Алтын алка» Боз сараенда ООО "Ак-Барс страхование" кубогына Идел буе Хоккей Лигасының беренче әйләнеш икенче уены узды. Биредә Апасның "Свияга" һәм Казан шәһәренең ТРЕЙД, Питрәч районы хоккей командалары катнашты. 6 команда бер-берсен уздырып, җиңү өчен көрәште. Кискен барган ярышта 6:4 исәбе белән Апасның "Свияга" командасы җиңү яулады.
-
Яшь чемпионнар Апаста үсә
"Алтын алка" Боз сараеның ишекләре бер дә ябылып тормый. Мәктәптән кайту белән балалар бирегә ашыга. Төрле яшьтәге 323 бала хоккей, фигуралы шуу, шорт-трек түгәрәкләрендә спорт белән шөгыльләнә. Аеруча да хоккей түгәрәгенә яратып йөриләр икән. Бозга чыкканчы иң элек барысы да, яшь аермаларына карап, тренажер залларында күнекмәләр үтәләр. Ә бозда инде...
-
АПАСНЫҢ “ЗӨЯ” ХОККЕЙ КОМАНДАСЫН ЕВРОПАДА БЕЛӘЛӘР!
Тулысынча район инвесторы - "Ак Барс-Агро" Холдинг компаниясе һәм район финанслаган шул исемдәге хоккей җыелма командасы Санкт-Петербург шәһәрендә профессиональ булмаган хоккей командалары арасында Европа күчмә кубогына махсус турнирга чакыру алган иде. Ул 6 апрельдә "Юбилейный" спорт клубында алдан сайлап алынган 15 команда арасында үткәрелде. Европаның Англия, Германия, Эстония һәм башка...