Конференция тег белән яңалыклар
-
Акхуҗа мәктәбе укучысы – өченче
Яшел Үзән шәһәрендә ХIII регионара Каюм Насыйри исемендәге яшүсмерләр укулары үтте. Анда республикабыз белән беррәттән Россиянең төрле төбәкләреннән, Астрахань, Саратов, Чувашия Республикасыннан да укучылар килгән иде. Акхуҗа мәктәбе укучысы Язгөл Вәлиуллина (җитәкчесе Илшат Вәлиуллин) әлеге укуларда катнашты һәм өченче урынга лаек булды.
-
Белемнәрен күрсәттеләр
Безнең район укучылары Казан шәһәренең 170нче гимназиясе базасында үткәрелүче Лев Толстой исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференциясендә катнашты. Э. Гыйззәтова (Апас мәктәбе, 8кл.), А. Василова, (Апас мәктәбе, 9кл.), И. Алексеев (Биеш мәктәбе, 9кл.), И. Гайфуллина (Зур Күккүз мәктәбе, 10 кл.), Р. Гатауллина (Каратун мәктәбе, 11 кл.) конференциянең Дипломнары һәм сертификатларына ия булдылар....
-
УҢЫШ АРТЫ УҢЫШ
Зур Күккүз урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Радик Сөнгатуллин Казан Федераль университетының тарих институты оештырган "Татарстан Республикасы, татар халкының тарихы һәм мәдәнияты" исемле укучылар конференциясендә фәнни-эзләнү эшен яклап уңышлы чыгыш ясады һәм республика күләмендә I дәрәҗә Дипломга лаек булды. Җитәкчесе тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Эльвира Сөнгатуллинаның "Тарихи эзләнүләрнең теориясе...
-
Укытучылар киңәшә
Районыбыз педагогларының, тәрбиячеләренең август киңәшмәсе секцияләр буенча 21, 22 август көннәрендә Кече Күккүз, Танай-Турай балалар бакчаларында һәм Апас урта мәктәбендә узды, ә пленар утырышы 23 августта район мәдәният йортында булачак. Конференциянең темасы - "Мәгариф системасының модернизация шартларында шәхеснең үсешен төрле юнәлештә формалаштыру".
-
ПРОФСОЮЗЛАР КЕМНЕ ЯКЛЫЙ?
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюзларының район комитеты мәгълүматлары буенча, 14 февральгә райондагы 9 авыл хуҗалыгы предприятиесе белән килешүләр рәсмиләштерелгән. Хәзер бу тармак район профсоюз комитетында 1563 әгъза теркәлгән. Бүген АПК хезмәткәрләре профсоюзлары белән районның "Алга", "Рәхимов исемендәге", "Ак Барс-Агро" ХК техника-җитештерү базасы, Каратун ашлык кабул итү предприятиесе һәм сөт-май заводы җитәкчелеге...