Конкурсы тег белән яңалыклар
-
APASTOVO.RUда яңа фотобәйге
Дуслар! Бездә шәп фотобәйге старт ала! Ак карлы кышка аяк атладык. Күңел өзелеп-өзелеп яңа елны, ә аның белән бергә ниндидер могҗиза көтә... Инде күпләр яңа ел бәйрәменә әзерләнә дә башлагандыр, мөгаен. Кайберәүләр яңа елның төп бизәге булган өй түренә яшел чыршыны утыртып, аллы-гөлле утларын да кабызгандыр, ишегалды уртасына кардан кыш...
-
Апас «Туган якны өйрәнү» музеенда бәйге: үзен күрмичә генә ун кош тавышыннан сигезен таныган актив тамашачыга бүләк
- Апас «Туган якны өйрәнү» музее күргәзмә стендлары, аудио-видеоархивында безнең якта очраучы һәм яшәүче 50 дән артык кошның карачкыларын күрергә һәм аларның тавышларын да ишетергә мөмкин. Рәсемен, исемен күрмичә генә ун кош тавышыннан сигезен таныган актив тамашачыга-бу күбрәк мәктәп балаларына кагыла-музей дирекциясе үз фондыннан, иганәче-меценатлар ярдәме белән кечкенә генә бүләкләр...
-
Иң күп җиләк җыючы билгеләнде
"Җиләкле җәй" бәйгесенә йомгак ясалды. Иң күп тавыш җыйган, иң оста җиләк җыючылар - Апастан Алсу Айтуганова һәм Айгөл Кашапова җиңүче дип табылды. Бүген без аларны редакциябезгә чакырып, махсус бүләкләребезне тапшырдык. Айгөл белән Алсу җиләкне Биябаш кырыннан җыйганнар. Алсу барлыгы 8 чиләк җыеп, өйгә кайткач бөрчеп, кайнатма ясаган, суыткычка да...
-
Республикакүләм “Хәтер яктысы” конкурсында Дәүләки мәктәбе укучысы җиңү яулаган
Республикакүләм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән "Хәтер яктысы" конкурсында Дәүләки мәктәбенең 4нче класс укучысы Әдилә Минтаһирова җиңүче булды. Аңа Диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Әлеге проектның җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлиева Диплом белән бүләкләнде.
-
“Балкыш”та балкыйк әле!
Мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләрнең район мәдәният йортында узган чираттагы җыелышларында авыллардагы ветераннар советлары рәисләре катнашуы юкка гына түгел. Республикакүләм оештырылачак "Балкыш" фестиваленә хәзерлек турында сөйләштеләр алар. Фестиваль җырга-моңга һәвәс өлкәннәрне сәхнәгә тарту, сәләтләрен күрсәтү, гомумән аларның үзешчән иҗат мөмкинлекләрен үстерү максатыннан үткәрелә бит. Аның беренче этабы Апаста узачак. Җыелышта катнашкан район...