Корэш тег белән яңалыклар
-
Көрәш батырлары кемнәр алар?!
Сабан туеның бөтен кунагы, бар халык онытылып һәм йотлыгып тамаша кыла торган иң төп ярыш - ул көрәш. Быел көрәштә җиңүчеләр яулаган урыннарына карап, барысы да бертигез бүләк алды. Ягъни, кечкенәләргә дә, яшьләргә дә, олыларга да саллы бүләк эләкте. Зур суыткычлар, телевизорлар янында әйләнеп йөргән кечкенә генә яшь көрәшчеләрне күреп,...
-
Сер бирмәдек
Мамадышта 1996-1997 елгы егет-кызлар арасында ирекле көрәш буенча ярышлар узды. Биредә Апас, Кызыл Тау, Кече Болгаер мәктәпләре һәм аграр көллият укучыларын берләштергән команда район данын яклады. Республиканың 31 районыннан килгән 456 спортчы арасында Апас командасы алтынчы урынны яулады. Язилә Йосыпова (аграр көллият) - икенче, Альбина Сәлимуллина (Апас) һәм Рузилә Сибгатуллина...
-
ОСТАЛЫК ШУЛАЙ ТУПЛАНА
Казанның "Ак Барс" көрәш Сараенда милли көрәш буенча 8 тапкыр Россия, Татарстан чемпионы булып танылган Данир Галиев истәлегенә Татарстан беренчелегенә ачык чемпионат уздырылды. Анда республиканың 200ләп яшь көрәшчесе бил алышты. Районыбыз көрәшчеләре командасыннан 1992-1994 елда туучылар арасында 62 кг. үлчәмдә Кече Бакырчы егете Ленар Вәлиуллин республиканың 35 районыннан килгән көндәшләрен...
-
Яңа ачышлар, өметле яшьләребез
8 декабрьдә иганәче, "ЖилКомСервис" ҖЧҖ директоры Айдар Мөхәммәтшин призларына үткәрелгән татарча көрәш район турнирында үз үлчәү категорияләрендә беренче урыннарны менә кемнәр яулады: 26 кг. үлчәү категориясендә - Азамат Мөхәммәтшин, Апас; 29 кг.: Ранил Мөхәммәтҗанов, Балтай; 32 кг.:Азат Хөснетдинов, Балтай; 36 кг.: Данил Нәҗмиев, Апас; 40 кг.: Илнур Минһаҗетдинов, Кызыл Тау;...
-
Егетләрнең асыллары көрәшләрдә сынала
Апас мәктәбенең зур спорт залында Татарстан беренчелегенә милли көрәш буенча районкүләм сайлап алу ярышлары үтте. 10 үлчәү категориясе буенча ике келәмдә 100дән артык яшь көрәшче бил алышты. Рөстәм Бикмөхәммәтов, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе инструктор-методисты. Районда яшьләр, мәктәп балалары арасында спортның бу төре соңгы елларда бик популярга әверелде. Монда...
-
Көчлеләр бәйгедә сынала
10 февральдә Апас мәктәбенең кече спорт залында балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе призларына быел тәүге милли көрәш турниры уздырылды. Бу бәйгедә барлыгы 50 дән артык яшь көрәшче катнашты. Үз үлчәү категорияләрендә 13 урын яулаучылар район спорт данын Татарстанкүләм милли көрәш турнирларында яклаячаклар. Балаларның яраткан тренерлары Ринат Гыйламов хәбәрчебезгә: - Кышкы...