Азыгың булса тыныч кышларсың
Районда терлек азыгы хәзерләү темпы көннән-көн арта бара. Печән кырларында кызу эш кайный. Аны үзвакытында, сыйфатлы килеш җыеп саклауга кую өчен тырыша авыл хезмәтчәннәре. "Зөя" агрофирмасының Дәвеш берләшмәсе механизаторы Айдар Рәхмәтуллин яңа кайткан "Магдон" тракторында печән чаба. "Бер баруда 9,5 метр киңлектә чаптырып бара, көнлек норманы арттырып үтим", - ди...