Аюкөйдергән авылының яңа мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тәүге концерт куйганнар
Районыбызда халыкны сәхнәгә тартуга зур игътибар бирелә. Шул максаттан, шулай ук авыл халкын көндәлек мәшакәтьләреннән арындыру, тормышларын җанландырып җибәрү өчен районда үзешчән сәнгать осталары һәрдаим концерт, төрледән-төрле чаралар оештыра.
4 ноябрьдә Аюкөйдергән авылының яңа мәдәният йортында авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән тәүге концерт булып узды. "Моңнар кайтсын авылга" дип исемләнгән кичәне...