Мегафермага нигез салына
Иске Әнәле белән Дүртиле авылы арасындагы кырда 10 май көнне 1200 баш сыерга исәпләнгән мегаферма төзү эшенә керештеләр. Төзү эшләрен Ижевск шәһәренең ООО "Сельстрой" оешмасы башкара. "Мондый күләмле, заманча төзелештә 80 кеше эшләячәк, аны көзгә тәмамлап, ноябрь аенда терлекләрне торакка кертәчәкбез. Безнең төп материал бетон булачак, аңардан нигезләр, силос траншеялары,...