Апаста кызлар да хоккей уйный башлады
Быел Апас Боз сараенда яңа гына кызлар командасы да оешкан. Команда составына Апас мәктәбенең 12, 13, 14 яшьлек кызлары кергән. Аларга махсус киемнәр дә кайткан. Команданың әлегә исеме юк. Шулай ук алар әлегә уеннарга әзерлек кенә үтәләр.