БАРЫСЫНА ДА ӨЛГЕРӘ
Захарова Пелагея Дмитриевнаның авыл сәхнәсендә татар халык җырларын башкаруын сокланып сөйли түбән барышлылар. Авылның олы йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле әбисе ул. Күңеле дә ак, пакь аның. Тормышында күп кенә кыенлыклар, ачы югалтулар күрсә дә, җор теллелеген, шаянлыгын югалтмаган. 80 яшен тутырса да, сер бирми әби: "Хәзер дә җырлап бирә алам...