Реклама
Мәдәният
БАРЫСЫНА ДА ӨЛГЕРӘ
Захарова Пелагея Дмитриевнаның авыл сәхнәсендә татар халык җырларын башкаруын сокланып сөйли түбән барышлылар. Авылның олы йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле әбисе ул. Күңеле дә ак, пакь аның. Тормышында күп кенә кыенлыклар, ачы югалтулар күрсә дә, җор теллелеген, шаянлыгын югалтмаган. 80 яшен тутырса да, сер бирми әби: "Хәзер дә җырлап бирә алам...
Захарова Пелагея Дмитриевнаның авыл сәхнәсендә татар халык җырларын башкаруын сокланып сөйли түбән барышлылар. Авылның олы йөрәкле, киң күңелле, мәрхәмәтле әбисе ул. Күңеле дә ак, пакь аның. Тормышында күп кенә кыенлыклар, ачы югалтулар күрсә дә, җор теллелеген, шаянлыгын югалтмаган. 80 яшен тутырса да, сер бирми әби: "Хәзер дә җырлап бирә алам әле мин, чувашча да, татарча да, русча да җырлыйм", - ди ул. Гомере буе колхозда эшләгән, сыер сауган ана 5 баласына югары белем биргән. Тормыш иптәшен вакытсыз югалтып, хәзерге вакытта урын өстендә ятучы апасын тәрбияләүче Пелагея Дмитриевна яныннан кеше өзелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев