Агулану билгеләре берничә сәгатьтән, хәтта берничә көннән соң да күренергә мөмкин. Кайбер очракларда симптомнар ике атнага кадәр соңлап барлыкка килә.
Гөмбәнең төренә һәм андагы токсиннарга карап, симптомнар төрлечә була. Кайбер очракларда реакция тиз башлана, ә аеруча куркыныч гөмбәләр белән агуланганда билгеләр ике атнага кадәр соңлап күренергә мөмкин.
Үлем белән тәмамланган күп очраклар гөмбәләрдә булган аматоксиннар белән бәйле. Агулануның беренче билгеләре гади ризык белән агулануга охшарга мөмкин: күңел болгану, эч китү, тән температурасы күтәрелү һәм калтырау.
Миколог сүзләренчә, гөмбә ашаганнан соң үзеңне начар хис итсәң, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Белгеч шулай ук чебен гөмбәсен ашаудан сак булырга чакырган. Аның сүзләренчә, бу гөмбәдә файдалы матдәләр юк, ә андагы токсиннар нерв системасына зыян китерә. Ул үлемгә китерә торган иң куркыныч гөмбәләр рәтенә кермәсә дә, аз күләме дә сәламәтлеккә җитди зыян салырга мөмкин.
Чыганак: https://kiziltan.ru
Нет комментариев