Апаста Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар дәвам итә
Җәмгыять һәм без

Апаста Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар дәвам итә

19 сентябрьдә дә барлык сайлау участоклары үз ишекләрен ачты. Беренче көнне сайлаучыларның 47,53 проценты тавыш бирде.

(19 сентябрь, “Апастово-информ”).

882нче номерлы Иске Әнәле участогында да сайлаулар оешкан төстә бара. Сайлау участогыннан кеше өзелми. Биредә һәркемне җылы итеп каршы алалар. Яшьләр дә читтә калмый. Иске Әнәледә туып-үскән, бүген Буада һөнәр үзләштерүче Инсаф Шиһабиев та беренче тапкыр тавыш бирде. Аңа беренче сайлаучы буларак бүләк тә бирелде. Территориаль сайлау комиссиясеннән хәбәр итүләренчә, бу сайлауларда 212 райондашыбыз тәүге тапкыр тавыш бирә.


Нет комментариев