Район башлыгы Айрат Җиһаншин гаиләсе белән тавыш бирде
Рәсми төстә

Район башлыгы Айрат Җиһаншин гаиләсе белән тавыш бирде

Айрат Җиһаншин Апас мәктәбендә урнашкан 880нче номерлы сайлау участогына тормыш иптәше Гөлназ һәм балалары белән килде.

(18 сентябрь, “Апастово-информ”).

Район башлыгы Айрат Җиһаншин сайлау участогы эшчәнлеге белән танышты, комиссия әгъзалары белән аралашты.

«Бүген иртәнге 8.00 сәгатьтән район буенча 50сайлау участогында эш башланды. Шунысы шатландыра: Апас халкы һәрвакыт сайлауларда актив катнаша. Сайлау участокларында эшләүчеләргә зур рәхмәт. РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар – бик мөһим. Без киләчәгебезне сайлыйбыз. Республикада да, районда да күп эшләр эшләнә, - дип белдерде район башлыгы.

 

Тугызынчы чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Сайлаулар районда да зур оешканлык белән уза. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сайлау участоклары көн саен 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли.

 


Нет комментариев