ЯҢА БИНА СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛӘП ТОРСЫН
Салмак кына явып торган кар астында кояш кебек яктырып торучы бина Караборнаш авылы халкын шимбә иртәсендә үзе янына җыйды. Әлеге яңа, барлык уңайлылыклары да булган модульле фельдшер-акушерлык пунктына халык авырып, зарын сөйләргә түгел, ә ачылу тантанасына ашыкты. Пунктның районда беренчеләрдән булып халыкка хезмәт итүенә юлламаны район башлыгы Рәшид Заһидуллин, ТР...