Плавание тег белән яңалыклар
-
“Дулкын”нар йөзә белә
Буада 2000-2003 елгы яшүсмерләр арасында йөзү буенча ачык районара турнир үтте. Биредә Апас, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы командалары катнашты. "Дулкын" бассейнында тренерлар Динар Галиев һәм Руслан Гайнуллин җитәкчелегендә йөзү серләренә төшенүче егет-кызлар әлеге ярышта күркәм нәтиҗәләре белән сөендерделәр. 25 метрлы дистанциядә Артур Хисамов - II, Зөлфия Саттарова - III урынны...
-
ШӘП ЙӨЗӘЛӘР
3-6 мартта Казан шәһәренең "Акчарлак" сәламәтлек комплексында мәктәп укучыларының йөзү буенча IХнчы Спартакиадасы узды. 18 районнан килгән командалар арасында безнекеләр (тренерлар Руслан Гайнуллин, Динар Галиев) дүртенче урынны яуладылар.
-
“Дулкын”да чыныктылар, “Дельфин”да сынатмадылар
29 гыйнвар көнне безнең "Дулкын" бассейнында шөгыльләнүче 2000нче елгы һәм аннан да яшьрәкләрдән оешкан 12 укучыдан торган группа (тренерлары Динар Галиев һәм Руслан Гайнуллин) Буа шәһәренең "Дельфин" бассейнында йөзү буенча зона бәйгесендә катнашып уңышлы чыгыш ясап кайттылар. 4 йөзүчебез призлы урыннар алдылар. 25 метрлы дистанциядә кызлар арасында Руминә Нурмиева -...
-
Универсиаданы каршылап
Район яшьләр эшләре һәм спорт комитеты, район мәгариф бүлеге белән бергә төзегән программа-план нигезендә кышкы каникуллар чорында быел җәен Казанда үтәчәк Универсиадага багышлап берничә районкүләм спорт ярышлары уздырылды. Аларда менә кемнәр җиңде: 4 январь, волейбол, ир-егетләр: I урын - Сатмыш, II - Каратун, III - Апас. Хатын-кызлар: I - Апас...
-
СУДА ЙӨЗӘ АЛАСЫҢМЫ?
28 апрельдә район Спартакиадасы кысаларында "Дулкын" бассейнында мәктәп укучыларының йөзү ярышы узды. 21 мәктәптән 60ка якын бала ирекле йөзү стиле белән ярышты. Төп мәктәпләр арасында I урынны - Күккүз, II урынны - Апас, III урынны - Болынбалыкчы мәктәпләре яулады. Урта мәктәпләр арасында I урында - Күккүз, II урында - Биеш,...