Күп калмады инде…
Кояш язга таба алышты. Авыл кешесе, игенче бүген көн дә өй кыегыннан "тып-тып" тамган тамчыга карап бер сөенә, "Яз ничек килер, игенле ел булсын иде…", дип эчтән теләк тели. "Алга" хуҗалыгында да шулай.
Һәм яз килүне кул кушырып көтеп утырмыйлар биредә, кырга чыгасы бөтен төр техника, җир эшкәртү, чәчү агрегатларын...