"Рассвет" тег белән яңалыклар
-
“ЯШИБЕЗ ҺӘМ ИСКӘ АЛАБЫЗ!”
Әнә шул исем астында "Рассвет" социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Ленинградның чолганыштан чыгу көне" рамкасында Апас аграр көллиятендә очрашу үткәрделәр. Очрашуда Дүртиле авылында яшәүче "Ленинград чолганышын кичергән" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Сария апа Сафина катнашты. Аның чыгышы һәркемне тетрәндерде. Очрашу ахырында "Без сезне онытмабыз" дигән видеофильм карадылар.
-
Гашыйк утында янганнар мең өлеш бәхетлерәк
Гашыйклар көне уңаеннан Апас аграр көллиятендә "Рассвет" гаиләләргә һәм балаларга ярдәм итү үзәге белгечләре белән берлектә "Бер күрүдә гашыйк булу" дип исемләнгән күңелле чара оештырылды. Кичәнең максаты - ялгыз йөрәкләрне кавыштыру, яшьләрнең тормышка карашларын аңлау, аларга әдәп-әхлак кагыйдәләрен төшендерү иде. Аграр көллиятнең файесы төрле төсләрдәге шарлар, йөрәкләр, шәмнәр белән бизәлде....