КҮЧМӘ СЕССИЯГӘ ХӘЗЕРЛӘНӘЛӘР
Балалар район Думасы депутатлары үзләренең чираттагы сессияләрен үткәрергә җыеналар. Бу күчмә сессия 28-30 мартта "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә узачак һәм пионер оешмасының 90 еллыгына багышланачак. "Пионериянең данлы эшләре" район күргәзмәсенә пионер оешмасы атрибутлары һәм архив материаллары куелачак.