Родники тег белән яңалыклар
-
ЧИШМӘ СУЫ САМОВАРДАН АГА
Олы Болгаер авылы янәшәсендәге Кыр чишмәсенә самовар куелды. Бу эш клуб мөдире Миңнегөл Галиева инициативасы һәм Биектауда яшәүче авылдашлары Әнсар Галиев ярдәме белән башкарылды. Хәлим һәм Айдар Галиевләр, Айзат Миңнуллин һәм Анатолий Иванов әлеге изге эшне күңел биреп, җиренә җиткереп эшләделәр.
-
ЧИШМӘЛЕ ЧИРМЕШӘН
Чирмешән авылы үзенең тәмле сулы чишмәләре белән данлыклы. Иң сокландырганы шул, табигый чыганакларга игътибар зур, уңган чирмешәнлеләр аларны карап, төзекләндереп торалар. Тирә-юне матурлап эшләнгән, улаклар куелган, саф суын эчәр өчен савытлар да бар. Бу якларга килен булып төшкән Кукмара кызы Нурия Габдрахманова да биредәге матурлыкка соклануын яшерми.