Апаста Татарстанның 7 районыннан килгән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре быелгы урып-җыю эшләренә нәтиҗә ясадылар
10 ноябрьдә районда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы быелгы уракка нәтиҗәләр ясау, техниканы кышкы саклауга кую буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. Анда 7 район авыл хуҗалыгы идарәләре, агрофирмалар, хуҗалыкларның инженер-техник хезмәткәрләре катнашты.
Семинарның пленар өлеше Биеш авыл мәдәният үзәгендә үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов кунакларны сәламләде. Район авыл...