Семинар тег белән яңалыклар
-
Яңача эшләүче бүген үк ота
Узган атна ахырында Татарстан Баш ветеринария лабораториясе җитәкчесе Финсур Әхмәтов "Зөя" агрофирмасының Йомралы мәдәният йортында пленар утырыш рәвешендә һәм Дүртиле бүлекчәсенең ачык терлекчелек комплексында үткәрелгән гамәли семинар - киңәшмәдә катнашты. Казан кунагы районда сөт, ит җитештерү проблемаларына аерым тукталды: - Безнең лаборатория анализлары Апаста әзерләнгән барлык төр терлек азыгының да...
-
Һәр хезмәттә төгәллек кирәк
4 сентябрьдә район администрациясенең актлар залында хәрби исәпкә алу һәм запастагы гражданнарны билгеләү эшен алып бару буенча эшләүче барлык оешма-учреждение һәм авыл җирлекләре белгечләре катнашында семинар-уку булды. Район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район башкарма комитеты җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Равил Гобәйдуллин чыгыш ясап хәрби исәпкә алуда җаваплылык, төгәллек кирәклегенә...
-
Семинардан кайткач
Район җиренә инвестор булып килгән "АК БАРС" ХК Апаста үткән шимбәдә зур һәм бик мөһим республикакүләм семинар-киңәшмә үткәрде. Россия, Европа һәм гомумән, дөнья азык-төлек ихтыяҗлары базарын тирәнтен өйрәнеп, Татарстанның барлык төбәкләрендә 28 агрофирма булдырган "Ак Барс" ХК Апас районында ит җитештерүне Европа дәрәҗәсендә һәм технологиясенә нигезләнеп кискен үстерүгә йөз тота....
-
Көнгә 2 килодан сана…
"Ак Барс-Агро" Холдинг компаниясе җитәкчелеге Идрәз фермасына 2 атна элек бер-берсе якынча 200 мең сумлык, фәкать ит юнәлешле генә 112 баш француз "Шароле" һәм "Абердин-ангуст" токымлы үгезләр кайтарды. Аларны Краснодар якларындагы бик үзенчәлеле бу токымны нәселгә үрчетүче махсус тау хуҗалыгыннан автоколонна белән барып алып кайттылар. Терлекләр салкыннан курыкмый, бик ашамсак....