Шашки, шахматы, пожилые, декада пожилых, картлар унконлеге тег белән яңалыклар
-
КЕМ ШАШКА, КЕМ ШАХМАТ УЙНЫЙ
Халыкара инвалидлар көне уңаеннан, 5 декабрьдә район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар арасында шашка-шахмат ярышлары уза. Ярыш 9.00 сәгатьтә башлана.
-
Өлкәннәр ярыша
Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, 3 октябрьдә район мәдәният йортында өлкәннәр арасында шашка-шахмат ярышлары була. Ярышта кемнәр катнашыр, кемнәр җиңү яулап, бүләккә ия булыр?! Бу хакта газетабыз битләреннән күзәтеп барыгыз.
-
Өлкәннәребез актив
24 ноябрьдә лаеклы ялга чыккан өлкәннәребез Буада узган шашка-шахмат уены буенча зона ярышларыннан 3нче урынны яулап кайттылар. Шәхси беренчелектә дә сынатмадылар алар, шашка буенча хатын-кызлар арасында Илсөяр Хәбибуллина 1 урынны, ирләр арасында Рафиз Закиров 3 урынны яуладылар. Шахмат уенында Люция Зыятдинова 3 урынны алды.
-
Өлкәннәр көч сынашачак...
14 ноябрьдә район мәдәният йортында шашка һәм шахмат яратучы пенсионерлар көч сынашачак. Ярышка районыбызда яшәүче 60тан өлкәнрәк ирләр һәм 55 яшен тутырган хатын-кызлар чакырыла. Җиңүчеләрне бүләкләр һәм Буа шәһәрендә узачак зона турниры көтә. Ярышларны районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге белән Россия пенсионерлар Союзының район Советы оештыралар.
-
Мавыгып уйнадылар
Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге декадасы кысаларында өлкәннәр арасында шашка-шахмат ярышлары узды. Районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге социаль яклау идарәсе белән берлектә уздырган әлеге ярышлар традициягә әйләнеп китте. Шашка-шахмат ярышларын өлкәннәр көтеп ала, биредә яңа катнашучылар саны елдан-ел өстәлеп тора. Тукландыру үзәге дә тәмле ризыклар, кайнар чәй белән сыйлап, өлкәннәрнең...