Урманга шырпы белән кермә!
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы таләп-кагыйдәләрен бозган, урман янгыннары китереп чыгарган очракларда гаеплеләргә җәза шактый катгыйланды. Бу хакта безгә Буа урманчылык хуҗалыгының Төбәк Черкене участок урманчылыгы (дәүләт казна идарәсе) урман мастеры Илнар Гатауллин хәбәр итте.
Илнар Гатауллин 2010 елда Казан Дәүләт авыл хуҗалыгы университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаган. Районыбыз шефлык...