Барысы да безнең өчен
Бу көннәрдә районның бер төркем сырхаулылары күңел күтәренкелеге кичерә. Сулыш юлы авырулары белән интегүчеләр алар. Чөнки алар Дәвештәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә дәвалау курслары үттеләр. Биредә күптән түгел генә ачылган тоз шахтасын алыйк. Тын юлларын дәвалауда ул төп процедурадан санала. Дәвалау курслары санаторий балалардан бушап калган арада үткәрелә. Бүгенге көнгә авыручылар...