Строительство тег белән яңалыклар
-
Табар һәм Татар Черкене авыллары арасындагы юл яңадан салынды
Районыбыз юл төзүчеләре быел федераль автотрасса, район эче, авыл урам юлларын төзекләндерү һәм капиталь ремонтлау буенча соңгы 10 елда күрелмәгән темпта һәм күләмдә эшлиләр. Моңа якынча 200 миллион сум акча юнәлтеләчәк. 20 еллар элек Табар һәм Татар Черкене авыллары арасында иске технология буенча салынган асфальт юл тулысынча сүтелде һәм яңадан...
-
БАГЫШТА ШАТЛЫКЛЫ ВАКЫЙГА – КЛУБ АЧЫЛУ ТАНТАНАСЫ ҮТТЕ
"Авыл клублары" республикакүләм максатчан программасы нигезендә, Багыш авылында 300 урынга исәпләнгән заманча, барлык уңайлыклары булган клуб сафка басты. Ул фельдшер-акушерлык пунктын, китапханәне һәм спорт залын да үз эченә алган. Күптән көтелгән бу шатлыклы вакыйгага авыл халкы да бик теләп җыелды. Алар авылларында шундый зур төзелешләр алып барылуга, уңайлылыклар артуга ихлас...
-
ЯҢА БИНА СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛӘП ТОРСЫН
Салмак кына явып торган кар астында кояш кебек яктырып торучы бина Караборнаш авылы халкын шимбә иртәсендә үзе янына җыйды. Әлеге яңа, барлык уңайлылыклары да булган модульле фельдшер-акушерлык пунктына халык авырып, зарын сөйләргә түгел, ә ачылу тантанасына ашыкты. Пунктның районда беренчеләрдән булып халыкка хезмәт итүенә юлламаны район башлыгы Рәшид Заһидуллин, ТР...
-
Мәрмәргә төренгән, юлларына затлы таш түшәлгән
Апаска быел бер генә дә килгәне булмаган кеше рәсемдәге менә бу бинаны танымый торса гаҗәпләнерлек түгел. Апас районара полициясе (күнегелгән гадәт буенча милиция дип укы) бүген әнә шундый мәгърур һәм ыспай. Янәшәсендәге Апас янгын часте бинасы мондый ясалма мәрмәрле "күлмәк"не былтыр ук "кигән" иде инде. - Без бик ашыкмадык, былтыр...
-
Яхшылык эшлә һәм савап ал
Районда иң төзек, чисталар рәтендә Кече, Зур Күккүз һәм Түбән Барыш авыллары зиратлары да бар. Хәер, бу якларда чишмәләргә дә игътибар зур, авыллар халкы арасында иманлы, "туып-үскән, яшәгән җирем" дип җан атып яшәүчеләр бик күп. Читтә яшәсәләр дә, Гаеткә, бәйрәмнәргә, ялга кайткач, шушы изге вә саваплы эшләрне башкару өчен мул...
-
Багышта хезмәт шавы
Багыш авылында клуб төзү эше тулы куәтенә бара. Бүгенге көндә биредә берничә бригада алны-ялны белми хезмәт итә. Һәркем үз эшендә, аларның хәтта туктап сөйләшеп торырга да вакытлары юк. Авыл хезмәт гөрелтесенә күмелгән, балта, пычкы, чүкеч, машина тавышлары тынып тормый. Агач эшләрен башкару Рифкать Насыйбуллин җитәкчелегендәге бригадага йөкләнгән. Иршат Гомәров, Илдар...
-
ЭШ ШАРТЛАРЫ ЯХШЫРАЧАК
Татарстан прокуроры Кәфил Әмиров быел иртә язда чираттагы эш визиты белән килгәч, район башлыгы Рәшид Заһидуллин белән бер очрашуда прокуратура коллективының эш шартларын яхшырту турында сүз кузгаткан иде. Инде район хәрби комиссариатының иске бинасы сүтелеп, прокуратураның яңа бинасын төзү эше кызу темпларда алып барыла. Бу көннәрдә аның башын ябуга, ишек-тәрәзәләр...
-
Тиздән өй туйлары гөрләячәк
- Быел Апас районында дәүләт заказы нигезендә һәм шулай ук башка төрле ысуллар белән төзелеп, 9500 квадрат метр торак мәйдан файдалануга тапшырылырга тиеш иде. Беренче сентябрьгә бу йөкләмәнең үтәлеше 102% тәшкил итеп, район буенча барлыгы 9700 кв.м. торак мәйдан файдалануга тапшырылды. Ел ахырына кадәр район күләмендә әле тагын йортлар төзү...
-
“Алтын алка” тиздән ачылачак, җылырак киенеп кил!
Республиканың танылган "Фортэкс" төзелеш компаниясе Апаста бүген "Алтын алка" исеме астында күпләргә таныш һәм һәр кунакның ерактан ук күзенә ташланучы Боз Сараен бүген-иртәгә файдалануга тапшырырга әзерләнә. Районның яшьләр эшләре һәм спорт комитеты җитәкчесе Фәнис Сафиуллин тиздән көтеләчәк бу вакыйга уңаеннан хәбәрчебезгә болай дип белдерде: - Бу көннәрдә Боз Сарае коллективын...
-
ЛИФТКА УТЫРЫП МЕНӘЧӘКБЕЗ
Районның баш табибы Фатыйх Хәйдәров хәбәр итә: - Җәй башында район үзәк хастаханәсенең беренче катында башланган колачлы реконструкция эшләре ахырына якынлаша. Кабул итү-диагностика, лаборатория бүлекләре урнашкан "канаты"нда һәм "Ашыгыч ярдәм" блогында төп эшләр инде 1 августка ук төгәлләнде. "Ашыгыч ярдәм"гә хәзер керү-чыгу юлы аерым. Машиналарга төяп алып килгән авырулар, үзебезнең...
-
Яңа клублы булачаклар
27 август көнне Дүртиле авылында яңа клубка нигез салынды. 100 кешегә исәпләнгән заманча, яңа мәдәният учагын быел өлгертү күздә тотыла. Нигез салу тантаналы төс алды. Авыл мулласы Әсрар Һидиятов барлык шартын китереп азан әйтте. Клуб мөдире Ләйсән Сәлимуллинаның да шатлыгы эченә сыймый. "Җылы, уңайлы клубны барлык авылдашлар белән зарыгып көтәбез",...
-
Кешеләрне сөендерү үзе бер шатлык
Ринат Миначев җитәкчелегендәге "Альтаир-1" коллективы бүген үз эшләренең чын осталары булган 40тан артык хезмәткәрне берләштерә. Ә хезмәт программалары бик киеренке, җаваплылыклары зур аларның. Узган ел үзебезнең районнан тыш биш регионда-төрле өлкәләрдә төзелеш эшләре башкарган булсалар, бүгенге көндә алар көче белән Борнашта урта мәктәп, "Ветераннар программасы" буенча район үзәгендә 17 фатирлы...
-
“АГРОПРОМ-ПАРК” БУЛАЧАК
Казан читендә, бик уңайлы юллар чишелешендә 8 гектар ярымлык мәйданда Россиядә дә әлегә бердәнбер "Агропром-Парк" арадашсыз сәүдә үзәге - авыл хуҗалыгы продукциясе базары комплексы төзелеше тәмамланып килә. Татарстан җитәкчелеге анда һәр районның, һәр инвесторның, хуҗалыклар һәм фермерларның үз павильоннары булырга тиеш, дип саный. - Үзебезнең Апас районында да бу төбәктә...
-
Авырмаска иде дә бит...
Райондагы фельдшер-акушерлык пунктларын капиталь ремонтлау, биредәге эш шартларын заманча дәрәҗәгә җиткерү дәвам итә, - дип хәбәр итә районның баш табибы Фатыйх Хәйдәров. Махсус программалар буенча быел Дүртиле, Морзалар, Чирмешән, Карамасар һәм Чүрибураш авыл ФАПлары капиталь ремонтланачак. Дүртиле һәм Карамасар ФАПларын балалар бакчасында урнаштыру күздә тотыла. Борнаш һәм Багышта медпунктлар яңа...
-
Мегафермага нигез салына
Иске Әнәле белән Дүртиле авылы арасындагы кырда 10 май көнне 1200 баш сыерга исәпләнгән мегаферма төзү эшенә керештеләр. Төзү эшләрен Ижевск шәһәренең ООО "Сельстрой" оешмасы башкара. "Мондый күләмле, заманча төзелештә 80 кеше эшләячәк, аны көзгә тәмамлап, ноябрь аенда терлекләрне торакка кертәчәкбез. Безнең төп материал бетон булачак, аңардан нигезләр, силос траншеялары,...