Свияга тег белән яңалыклар
-
Иминлек дәресе
Дәвештәге "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә бүген Саба, Кукмара, Әлки, Алексеевск, Спас һәм тирә-як районнардан килгән 230 бала сәламәтлеген ныгыта. Күңелле лагерь тормышыннан алар барысы да канәгать. Бүген Казанның "Яшьлек" театр студиясе артистлары аларга "Светофор ялгышмый" дигән спектакль бүләк иттеләр. Спектакльдән соң район ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында викторина булды. ЮХИДИ җитәкчесе Румбик Гәрәев,...
-
КУНАКЛАР КАНӘГАТЬ
Бүген "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә Түбән Кама шәһәреннән 100 укучы - булачак спортчылар сәламәтлекләрен ныгыталар. Биредәге шартлардан укучылар да, җитәкчеләре дә канәгать. Уку программасын алар Дәвеш мәктәбендә үтәләр.
-
Алга, һаман алга!
28 ноябрьдә Казанның "Ватан" спорт комплексында башкаланың "Юридик үзәк" хоккей командасы белән Апас районының "Зөя" хоккей командалары арасында "Ак Барс Страхование" кубогына 3нче тур уен узды. Бик кискен көрәштә Апасның "Зөя" командасы 7:4 исәбе белән Казан командасыннан өстен чыкты.
-
Каникуллар шәп үтсен...
Көзге каникул көннәрендә "Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәгендә мәктәп укучыларына рәхәтләнеп ял итәргә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга шәп мөмкинлек булачак. 1-7 ноябрь көннәрендә биредә Апас районы һәм тирә-күрше районнардан 240лап балалар ял итәргә җыена.