Тынычлык алып килсен һәр язлар
Бөек Җиңү бәйрәме тантанасы Борнаш авылында да оешкан төстә үтте.
Тыл ветераннары, өлкәннәр, гомумән авыл халкы Батырлар истәлегенә салынган һәйкәл янына җыелды. Алар өчен Борнаш урта мәктәбе коллективы һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән эчтәлекле концерт күрсәтелде, тәмле коймак, кайнар чәй тәкъдим ителде. Авыл мулласы Хәкимҗан Сөләйманов, сугыш чоры баласы...