Догалы табын – нурлы табын
Рамазан ае уңаеннан барлык авыл җирлекләрендә дә ифтар мәҗлесләре оештырыла. 11 августта Каратун авыл җирлеге мәктәптә ифтар мәҗлесе үткәрде.
Каратун урта мәктәбендә Каратун, Ашлык кабул итү поселогы, Морзалар, Свияжский поселогы ветераннары өчен тәмле ашлар пешерелеп, мул сыйлы табын әзерләнгән иде. Мәктәп директоры Зөһрә Хаева җитәкчелегендәге укытучылар коллективы, пешекчеләр, техник хезмәткәрләр...