Тукай тег белән яңалыклар
-
Тукай безнең якты кояшыбыз, җылы нурыбыз
26 апрель - татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның 127 еллыгы. Шул уңайдан район мәдәният йортында Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды. Әлеге чарада шигъри җанлы райондашларыбыз, "Кояшкай" һәм "Салават күпере" балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр, мәктәп, аграр көллият укучылары, укытучылар, һәвәскәр шагырьләребез бик теләп катнаштылар. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы...
-
Без – Тукайлы халык
Туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, сәләтле балаларны ачыклау максатыннан, олуг шагыйребез Габдулла Тукайның 126 еллыгына багышлап, "Кояшкай" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларның районкүләм шигърият бәйгесе узды. Районыбызның 27 балалар бакчасыннан килгән 4-7 яшьлек талантлар Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләүдә, Тукай әсәрләрен сәхнәләштереп, этюдлар куюда осталыкларын күрсәттеләр. Балаларның Тукай шигырьләрен татар, рус,...
-
Тукайны олылап
Һәр ел саен 26 апрельдә район үзәгендә бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көне зурлап билгеләп үтелә. Быел да бу көн барлык шигырь сөючеләрне, олыны-кечене берләштерде. Ана һәйкәле янында узган бәйрәмне үзәк китапханә хезмәткәрләре һәркемнең күңеленә хуш килерлек итеп оештырганнар иде. Венера Салаватова аны, елдагыча, зур осталык белән алып барды. "Кояшкай"...