Турнир тег белән яңалыклар
-
Прокурор һөҗүмгә бара, военком сакка баскан...
"Алтын алка" Боз сараенда Апас һәм Биеш, Каратунның ветеран һәм яшьләр хоккей җыелма командалары арасында зур турнир үтте. Апасның ветераннар хоккей командасы составында уйнаган район прокуроры Ришат Шакиров, аның ярдәмчесе Илдар Булатов, район хәрби комиссары Илшат Паймурзин, район Советы хезмәткәре Рөстәм Зәмдиханов, район саклык банкы вәкиле Рамил Хәбибуллин осталыгына тамашачылар...
-
Апас - Россия чемпионнары ватаны
Казанның "КАИ-Олимп" спорт комплексында "ДЗЕНДО" көрәш төре буенча Россиякүләм беренче Ачык Кубок турнирында Апас вәкилләре бик уңышлы чыгыш ясадылар. 50 кг үлчәү категориясендә Руслан Миндыгулов турнирның алтын медален отты һәм Россия чемпионы титулын яулады. 60 кг үлчәү категориясендә Эльдар Ильин көндәшләрен чиста җиңеп, икенче урынга чыкты. Спорт мастерлыгына кандидат Альбина...
-
ДҮРТЕНЧЕ ТУРНИР КУБОГЫ ТАГЫН АПАСТА!
Эшмәкәр Марсель Ногманов Апаста үзенең бүләкләренә 4 ел рәттән көрәш бәйгесе үткәрде. Чираттагысы - 7 апрельдә узган турнирда районнан 200ләп яшь көрәшче 10 үлчәү категориясендә бил алышты. Ярыш шартлары буенча, команда беренчелегендә җиңүче мәктәп командасына хәйрияченең Күчмә Кубогы да бирелде.
-
Милли көрәш турниры үтәчәк
Эшмәкәр Марсель Ногманов Апас мәктәбенең зур спорт залында 7 апрельдә чираттагы милли көрәш турниры үткәрәчәк. Мәктәп укучылары Спартакиадасы зачетына кертелгән бу ярышларда алданрак Марсель призларына үткән 3 ярышта 600дән артык яшь көрәшче катнашты.
-
Яшь команда сынатмый
Рәмис Гыйззәтов районыбызда волейбол уенын үстерүдә саллы гына өлешен керткән физкультура укытучыларының берсе. Аның җитәкчелегендә шөгыльләнгән укучы кызлар ел саен зона, республикакүләм үткән ярышларда призлы урыннар яулап, уңышлары белән сөендереп торалар. Уку елы башыннан Рәмис Гыйззәтов 1999-2000 елда туган кызларны җыеп, яңа волейбол командасы оештырып җибәргән иде. Кыска гына вакыт...
-
Җиңү белән җиңелү – янәшә…
18 февральдә Чүпрәле районы бозында Апасыбызның "Зөя" хоккей җыелма командасы Татарстан беренчелегенә чираттагы календарь матчында катнашып, көндәше - Тәтеш районы хоккей җыелма командасын 3:1 исәбе белән җиңде. Шулай итеп, бу сезонда Татарстан беренчелегенә үткәрелүче хоккей буенча сайлап алу турнирында берничә җиңү яулап, безнең хоккейчыларыбыз республикабызның Идел аръягындагы 8 команда арасында...
-
Капитан, елмай!
Татарстан беренчелегенә быелгы зональ сайлап алу хоккей турнирында Апасның "Зөя" җыелма хоккей командасы 11 февральдә Апас бозында Чүпрәле районы командасын 4:2 исәбе белән җиңде. 1 атна элек Буада үткәрелгән матчта исә, 6:2 исәбе белән оттырган идек. Бу атна ахырында Апас хоккей командасы Тәтеш районы җыелма командасы белән очрашачак. Шушы ук...
-
Волейболчыларны турнир көтә
5-6 ноябрь көннәрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында "Татарстан - Яңа гасыр" республикакүләм җәмгыять хәрәкәте призларына волейбол турниры узачак. Ярышлар Апас урта мәктәбе базасында 10.00 сәгатьтә башлана.